Зур уңыш алу өчен тәҗрибәле бакчачы Илсояр Кэбировадан 8 киңәш:  – барлык яшелчәләргә дә су сипкәндә нашатырь спирты сибәргә (10 литрга 2 аш кашыгы); – шулай ук яшелчәләр чүпрәне дә бик ярата. 100 грамм чүпрәне 10 литр суда эретеп сипсәң, яшелчәләр гөрләп үсә;   – чөгендер баллы булсын өчен, тишелеп чыккач һәм сирәкләгәч аш тозы эремәсе сибәргә (10 литр суга бер стакан). Бу кишер, суган, сарымсак өчен дә бик файдалы;  – помидорларны фитофторозадан саклар өчен сөт яки сөт сыворыткасына бер тамчы йод тамызып сибәргә кирәк. Җәй буена берничә тапкыр кабатласаң, яхшырак;  – помидор һәм кыярларга 10 литр суга 20 тамчы йод кушып ясалган сыекчаны вегетация чорында берничә тапкыр сипсәң, бөреләре күбәя һәм авыруларга каршы торучанлыгы арта;  – суган көпшәкләнмәсен өчен утыртыр алдыннан чәй содасы эремәсенә салып торырга кирәк. Бер литр суга бер чәй калагы сода алына;  – иртә яздан җиләкләргә марганцовка эремәсе сибәргә, ә чәчәк атар алдыннан йод эремәсе. 10 литр суга – 10 тамчы;  – йод эремәсен шулай ук кәбестә дә бик ярата. Чәкән ясала башлаганда сибү яхшырак. 10 литр суга – 40 тамчы. Һәр төп кәбестәгә бер литр эремә кирәк.